news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтен прокуратура тикшерә

Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Әлмәттә яшәүче күпбалалы ана шундый алым белән хатын-кызларны 8 Март белән котларга булган.

Авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтен прокуратура тикшерә
соцсети

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Прокуратурасы социаль челтәрләрдә таралган фотоны тикшерә. Анда авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков социаль челтәрләрдә таралган авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән фотоны тикшерергә йөкләмә бирде. Интернет файдаланучының гамәлләренә балаларны аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше җәһәтеннән, шулай ук хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтү факты буенча хокукый бәяләмә биреләчәк», - диде Руслан Галиев.

Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Әлмәттә яшәүче күпбалалы ана шундый алым белән хатын-кызларны 8 Март белән котларга булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot