news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыруны трактор чүмечендә илтү очрагы хакында Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде

Өлкән яшьтәге хатын-кыз яшәгән йортка бара торган юлга кар тулган һәм ашыгыч ярдәм машинасы керә алмаган.

Авыруны трактор чүмечендә илтү очрагы хакында Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде
соцсети

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Апас районы Биябаш авылында өлкән яшьтәге хатын-кызны өеннән ашыгыч ярдәм машинасына кадәр трактор чүмеченә утыртып алып барганнар. Бу турыда мәгълүматны «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар һәм вакыйгага аңлатма бирделәр.

Авыру хатынның хәле авыр булганга, фельдшер аны ашыгыч ярдәм автомобиленә кадәр җәяү җибәрергә курыккан. Шуңа күрә авыруны трактор чүмеченә утыртып алып барганнар.

66 яшьлек хатын-кыз Биябаш авылы читендәге йортта яши. Кар күп яуган һәм юлны тутырган. Шунлыктан ашыгыч ярдәм автомобиле өйдән йөз метр читтә туктарга мәҗбүр булган.

«Дүшәмбе иртәсендә бу хатында гипертоник криз була, хроник авырулары кискенләшә. Фельдшерлар юлда кар чистартып йөри торган тракторчыга мөрәҗәгать итә. Аннан авыру хатын-кызны ашыгыч ярдәм автомобиленә илтешүне сорыйлар», – дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта авыру хатын-кыз терапия бүлегенә урнаштырылган. «Аның сәламәтлек торышы тотрыклы», – диделәр министрлыкта. 

Бу хәлне сурәтләгән фотолар социаль челтәрләрдә таралган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100