news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыруны трактор чүмечендә алып барган өчен, авыл башлыгын җәзага тартырга таләп итәләр

Юлны кар каплау аркасында, ашыгыч ярдәм машинасы авыру хатын йорты янына керә алмаган.

Авыруны трактор чүмечендә алып барган өчен, авыл башлыгын җәзага тартырга таләп итәләр
соцсети

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Апас районының Урта Биябаш авылында авыруны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр трактор чүмеченә утыртып алып барганнар. Шуның өчен Татарстан прокуратурасы авыл башлыгын җәзага тартуны таләп итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Күзәтчелек ведомствосы белгечләре массакүләм-мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән. Алар Урта Биябаш авылында юлларны вакытында кардан чистартып бетермәүләрен ачыклаган», - диде Галиев.

Нәтиҗәдә, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесеннән барлык хокук бозу очракларын бетерүне, ә гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иттеләр.

Моннан тыш, аңа карата, юлдагы хәрәкәткә каршылыкларны вакытында бетерү буенча чаралар күрмәгән өчен, административ эш кузгаттылар. Карарны судка җибәрделәр, диде Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100