news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыру сәбәпле, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашмый

Татарстан Дәүләт Советының 52нче утырышы Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыннан башка уза. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева хәбәр итте.

«Утырышны үткәрү миңа йөкләнде, чөнки Фәрит Хәйруллович больничныйда», - дип аңлатты Камалтынов сессия башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин булмавын.

Башта көн тәртибенә 20 мәсьәлә куелды, әмма депутатлар өстәмәләрне дә кертүне сорады. Нәтиҗәдә парламентарийлар 26 мәсьәләне караячак.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100