news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыру кеше ярамавын белә торып ураза тотса, җавап бирәчәк – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Рамазан һәм сәламәтлек” дип аталган матбугат конференциясе үтте.

Авыру кеше ярамавын белә торып ураза тотса, җавап бирәчәк – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин
Султан Исхаков

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәкъ безнең регионда 2015-2016 елларда ураза аенда статистика буенча үлем-китем саны арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән “Рамазан һәм сәламәтлек” дип аталган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галявич әйтте. Табиб бездә көн озынлыгының Гарәбстанга караганда да озынрак булуын искә төшереп узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2015 елның июнь аенда 592 кеше күбрәк вафат булган, шуларның кан әйләнеше системасы белән бәйле авырулардан үлүчеләр саны 187гә артыграк.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дөньяви статистиканы күздә тотып: “Дин ягыннан караганда, кеше үзенә ураза тотарга ярамаганлыгын белеп тә, ураза тотса, аның өчен җавап бирәчәк, - диде ул. – Чөнки Коръәндә чирлеләргә һәм юлчыларга ураза тоту кирәк түгеллеге әйтелгән. Кеше сәламәт була торып та, ураза тотканда үлеп киткән икән, бу якыннары өчен кайгы булса да, кешенең үзе өчен алай түгел. Чөнки “Рамазан аенда динле кешеләр өчен җәннәт капкалары ачылыр, тәмуг капкалары ябылыр” диелә”.

“Ислам карашы буенча да, табиблар киңәше буенча да, авырган кешегә ураза тотырга ярамый. Кеше, диагнозын тотып, киңәш сорап килә икән, без табибка җибәрәбез. Ярамый икән, тотма! Бу гөнаһ түгел! Рамазанда ураза тота алмаган өчен мәчеткә 5800 сум садака бирергә мөмкин. Бу безнең дин галимнәребез санап чыгарган бәя. Бу акчаны мәчет бары тик фәкыйрьләрне ашатырга гына тота ала”, - диде Рөстәм хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100