Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыру балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе дәвам итә
Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды дүрт авыр хәлдәге баланы дәвалауга 200 мең сум җыйды.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды дүрт авыр хәлдәге баланы дәвалауга 200 мең сум җыйды. Тагын 40 мең җыелса, балалар көтеп алынган тернәкләндерү курсларына бару мөмкинлегенә ия булачак.
Әлегә акча җыю дәвам ителә. Ярдәм итәргә теләүчеләр барлык кирәкле реквизитларны ТР Диния нәзарәте сайтында белә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз