news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыру бәрәңгене авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатуга чыгармыйлар

“Алтынсыман нематода 14 райондагы 21 торак пунктта ачыкланды”, - диде фитосанитария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров.

Авыру бәрәңгене авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатуга чыгармыйлар
архив

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 14 сентябрьдә башлана торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла торган бәрәңге фитосанитария контролен узган була. Бу турыда ТР буенча Россельхознадзор территориаль идарәсенең ашлык сыйфаты һәм орлыкларны контрольдә тоту күзәтчелеге һәм фитосанитария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров “Татар-информ”да матбугат очрашуында сөйләде.

“Үсемлекчелек продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге һәм ашлык – болар барысы да фитосанитария контроле аша уза, махсус документлар бирелә. Татарстан территориясендә карантин зоналары бар. Бөртеклеләрдә “амброзия”, бәрәңгедә “алтынсыман нематода” авыру булган торак пунктлар теркәлгән. Аларда җитештерелгән азык-төлек ярминкәгә сатуга чыгарылмый", - диде Альберт Кадыйров.

Әлеге территорияләрдәге авыруларны республика буйлап таратмау өчен, бу бәрәңге һәм ашлык катгый тикшерелә. “Алтынсыман нематода 14 райондагы 21 торак пунктта ачыкланды”, - диде ул.

  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән башлап, Яңа елга кадәр һәр шимбәдә була. Биредә шәһәр халкы ит, колбаса продуктлары, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алачак. Товарларны Татарстан районнарыннан алып киләләр. Биредә азык-төлек юнь бәядән сатылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100