Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыр йөк машиналарына Казан эченә көндез керергә ярамаячак
Автомобиль юлларын карап-ремонтлап тору техникасына да вакытлыча тыю кертелә
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кышкы сезонда, төгәлрәге, 15 декабрьдан 15 апрельга кадәр, быел да Татарстан башкаласына зур йөк машиналарына көндез керү тыела. Аерым алганда, бу чикләү 3,5 тоннадан авыррак йөк машиналарына кагыла һәм аларга иртәнге 6дан кичке 10га кадәр башкала урамнарында йөрергә ярамый. Автомобиль юлларын карап-ремонтлап торгандагы кирәкле механизмнар, тракторлар өчен мондый чикләү иртәнге 6дан 10 нчы яртыга һәм кичке 4тән төнге 11гә кадәр, ягъни юлларда хәрәкәт итү тыгыз булган вакытларга кертелә. Ләкин бу чикләүләрдән җәмәгать транспорты, табигый бәла-казалар салган һәм гадәттән тыш хәлләр китергән зыянны бетерү транспортына, РФ Оборона министрлыгы, Эчке эшләрминистрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы транспорт чараларына кагылмый. Шул хакта юл билгеләре шәһәр үзәгендә инде куелган, Казанга керү юлларына да декабрьның 15енә кадәр куелачак.
Бу турыда бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә транспорт комитеты рәисе урынбасары Людмила Алешина игълан итте. Утырыш рәисе мэр Илсур Метшин, бу гамәл, чыннан да, үзәк урамнардагы “бөке”ләрдән котылырга ярдәм итә, дөньяның башка зур шәһәрләре дә шулай итә, дип билгеләп үтте. “Шәһәр Башкарма комитеты күрсәтмәсен төгәл үтәү сорала, шуңа күрә, бизнес өчен ул чикләү норматив буларак кабул ителергә тиеш, гомумән, зур-зур фургоннар көндез берничә сәгать буе “төке”дә бөелеп торганчы, төнлә тиз генә товарын ташыса бизнес өчен отышлырак та. Көн уртасында “бөке”дән борылып киткән фуралар безнең юлларга кирәкми”, - дип басым ясап әйтте. Ә инде башкалага кергән урыннарда парковкалар мәсьәләсе буенча бизнес-структуралардан тәкъдимнәрне карап тикшерергә әзерлеген белдерде. Чөнки ЮХИДИлеләрнең таләпләрне үтәүдә инандыру гына түгел, югары штрафлар белән мәҗбүр итү методлары да барлыгын искәртеп, шәһәр башлыгы, шулай ук, соңгы вакытта активлашып киткән җәмәгать контроленың ярдәменә дә өмет баглануына игътибарны юнәлтте. Таләпләрне үтәмәгәннәрне фотосурәткә төшереп, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына җибәрү вазгыятьне уңай якка үзгәртергә зур этәргеч булырга тиеш дип саный И.Метшин. Иң кыены ЮХИДИлеләр җилкәсенә төшәчәк, чөнки юлларда тәртип урнаштыру алар кулында, ди мэр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз