Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Авыр туфрагың җиңел булсын» — «Безнең мирас»
Хәкимҗан Халиков урман туфрагын зур биштәргә тутырып, аркасына асып ташый, дип язган Шамил Маннапов.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Безнең мирас»). Мәгълүм ки, халыкка дача өчен җирнең юньлесен бирми хөкүмәт. Йә ул элеккеге карьер булыр, яки сазлык. Яисә чокыр-чакыр. Андый җирне алдыңмы инде, гомер буе туфрак ташып чиләнәсең.
Әнә, язучыларның «Весна» дип аталган дачалар җиреннән элек кирпеч заводы өчен сары балчык чыгарганнар. Хәзер инде, киресенчә, шундагы үз җиренә һәркем үзе булдыра алганча балчык-туфрак ташый.
Хәкимҗан Халиков урман туфрагын зур биштәргә тутырып, аркасына асып ташый.
Беркөнне аңа каршы Габделхәй Сабитов очрый.
— Авыр туфрагың җиңел булсын, Хәкимҗан дус! — дип «куәт бирә» ул.
Хәкимҗан маңгаендагы борчак-борчак тирне учы белән сөртә:
— Сүзең хак, кордаш. Эшләр болай барса, мондагы күп язучыга синеңчә сәлам бирергә туры килмәгәе…
Шамил Маннап
Безнең мирас. — 2021. — № 6. — 113 б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз