Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга аена 6 мең 350 сум акча түләнәчәк
Владимир Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әни кешенең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга аена 6 мең 350 сум акча түләүне тәкъдим итте.
«Йөклелегенең башында ук учетка баскан һәм матди яктан катлаулы тормыш хәлендәге хатын-кызларга айлык 6 мең 350 сум акча түләнәчәк», — дип белдерде Президент Федераль Җыенга еллык Юлламасында.
Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әнинең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте. Хәзерге вакытта бу түләү хезмәт стажына карый, шуңа күрә яшь әниләргә бу акчаның күләме бик аз. Больничныйны эш хакы күләмендә тулысынча түләү яшь әинләргә ярдәм булачак, ди Илбашы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз