news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны эшли

Квалификацияле белгечләр тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтә.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Казанда «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында балигъ булмаганнарга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтү өчен ышаныч телефоны эшли.

Үзәк психологлары тәүлек буе авыр тормыш хәлендә калган, шул исәптән деструктив агымнар һәм берләшмәләр йогынтысына дучар булган балаларга һәм яшүсмерләргә квалификацияле психологик ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Белгечләргә аларның әти-әниләре дә мөрәҗәгать итә ала. Шалтыратуларны кризис ярдәме һәм телефон консультациясе буенча махсус әзерлек узган клиник психологлары һәм психотерапевтлары кабул итә.

Ярдәм сорап +7(843)571-35-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен +7(800)200-01-22 номеры буенча бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100