news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыр тормыш хәлендә калган 14,5 мең балага Яңа ел бүләкләре өләшенәчәк

Бу балаларга бүләкләр өчен финанс чаралары республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 14,5 мең балага Яңа ел бүләкләре каралган.

Татарстанның мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Хөкүмәт йортында брифингта, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, авыр тормышка дучар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәм коррекцион мәктәпләрдә белем алучы балаларга күчтәнәчләр әзерләнгәнен әйтте.

«Бу балаларга бүләкләр өчен финанс чаралары республика бюджетыннан бүлеп бирелә», — диде.

Алсу Әсәдуллина мәктәп укучылары өчен Яңа ел каникулы 29 декабрьдә башлануын искәртте. Татарстанның 11 муниципаль берәмлегендә 114 мәктәп яны лагерьлары ачылачак. Анда 4 меңнән артык бала йөрер дип көтелә. «Бу әти-әниләре эштә булган балалар өчен уңайлы булачак», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100