news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Авыр патологияле Татарстан балаларын Лондонга дәвалауга җибәрү буенча сөйләшүләр бара
Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева сөйләде
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бүгенге көндә авыр патологияле балаларны Лондонга дәвалауга җибәрү өчен җирле табиблар белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева сөйләде.
30 майда Казанга Лондон клиникаларының берсеннән авыр патологияле балаларга консультация үткәрү өчен табиблар килгән иде. 31 май көнне алар Республика клиник балалар хастаханәсендә Татарстанның төрле шәһәр -районнарыннан җыелган 18 яшькәчә булган 71 балага консультация үткәргән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый тикшерүләрне Лондон табиблары белән киләчәктә дә дәвам итү, балаларны дәвалау, реабилитацияләү, белгечләрне укыту буенча да килешүгә ирешкән. Алай гына да түгел, хәзер Лондон хастаханәсенә дәвалауга җибәрү өчен ике яшь пациент сайлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot