Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыр һәлакәттә зыян күргән бала белән авырлы хатын-кызны Казан хастаханәсенә алып килделәр
Питрәч районы юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең дүртесе дә авыр хәлдә.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Питрәч районында юл һәлакәтендә зыян күргән баланы һәм авырлы хатын-кызны авыр хәлдә Казанга китерделәр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
"Авырлы хатын-кызга Арча район хастаханәсендә операция ясадылар. Үтә авыр хәлдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә күчерделәр. Хәзерге вакытта табиблар аның тормышы өчен көрәшә.
Зыян күргән 5 яшьлек баланы да Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсенә алып килделәр. Шулай итеп, һәлакәттә зыян күрүчеләрнең өчесе – Казан хастаханәләрендә. Берсе - Питрәч Үзәк хастаханәсендә, “ – дип сөйләде ведомствоның матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова.
Исегезгә төшерәбез: кичә көндез «Хендэ» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыккан һәм 36 яшьлек ир-ат йөрткән 14нче модельле “Лада” автомобиленә бәрелгән. “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры урында ук үлгән, 4 кеше хастаханәгә озатылган. Зыян күроүчеләрнең дүртесе дә авыр хәлдә. Һәлакәт Казан-Шәмәрдән машина юлының 63нче чакрымында Питрәч районының Чуча авылы тирәсендә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз