news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыр йөк машиналарына юлда йөрүгә рөхсәт электрон рәвештә генә биреләчәк

Авыр йөк машиналарына яки зур габаритлы транспорт чаралары хәрәкәтенә махсус рөхсәтләрне электрон рәвештә генә бирәчәкләр. Мондый документны Федераль юл агентлыгында, шулай ук ведомство карамагындагы оешмаларда алырга мөмкин булачак.

Йөк ташучы гариза бирү өчен «Росдормониторинг» ФКУ сайтында читтән торып эшләү урыны системасында теркәлергә тиеш була.

Системада йөк машиналары юлга китергән зыян автомат рәвештә исәпләнәчәк. Бу сумманы мөрәҗәгать итүче компенсацияләргә тиеш булачак. Түләгәннән соң гына электрон рөхсәт биреләчәк.

Авыр йөк машиналары яки зур габаритлы транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчегә ун мең сумга кадәр штраф салыначак яки ярты елга кадәр машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү каралган. Шулай ук вазифаи затларга 50 мең сумга кадәр штраф, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100