Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Авылым мәчете” республикакүләм фотоконкурсы башлана
Фотолар ноябрь азагына кадәр кабул ителә
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”) 20 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр, Азнакай районы мөхтәсибәте сайты (aznislam.ru) “Авылым мәчете” дип аталган республикакүләм фотоконкурс уздыра. 15 декабрьгә кадәр исә aznislam.ru сайтына урнаштырылган фотоларга тавыш бирергә мөмкин булачак, 20 декабрьдә нәтиҗә ясала. Әлеге конкурста Татарстанның барлык авыл мәчетләре катнаша ала.
Бу бәйге инде беренчне генә оештырылмый. 7 октябрьдә Азнакай мөхтәсибәте уздырган “Авылым мәчете” фотоконкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Жюри тарафыннан бертавыштан Кәкре Елга мәчете фотосурәте авторы Рамил Фәттахов җиңүче дип табылды. Интернет аша тавыш бирүдә беренче урында – Ришат Зәкиев (Күктәкә мәчете), икенче урында – Зөфәр Хәйбрахманов (Чалпы мәчете), өченче урында – Ранил Исламов (Татшуган мәчете).
Азнакай районы мөхтәсибәте башлангычында әлеге конкурс республика күләмендә үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз