news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылның шәһәргә күченүен туктату өчен лаеклы түләү кирәк - хезмәт ветераны Фәйзи Галиев

Эшләгән кешегә түләргә, аны бәяләргә кирәк, дип саный ветеран.

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Авыллардан кешеләрнең шәһәрләргә күчүен туктатырга мөмкин, моның өчен бары аларга хезмәт хакы түләргә генә кирәк. "Татарстан-яңа гасыр" телеканалында күрсәтелә торган "Ком сәгате" тапшыруының бүгенге герое, хезмәт ветераны Фәйзи Галиев шулай дип белдерде.

Ул озак яшәү серен нәрсәдән күрүен дә белдерде. 

"Элек халык үзе җитешергән ризык белән туклана иде. Катыкка кара ипи турап салып, шуның белән тукланып, кечкенәдән акбаш, кузгалак, шомырт, миләш, балан ашап үстек. Хәзерге ризыкларның кайда, нинди шартларда үскәне дә ачык түгел. Бөтен нәрсә табигый иде. Безнең чорда агу дигәне дә табигый иде", - ди ул.

Сүз уңаеннан, Фәйзи Галиев 1944 елда Бөек Ватан сугышында яраланып кайтканнан соң колхозда рәис булып билгеләнә. 7 авылны берләштергән "Искра" колхозында 600 лап тол хатын-кыз исәпләнгән. 80 тирәсе кеше ачлыктан шешенгән була.

"Мин эшли башлаганда колхоз 12 гектар җиргә бәрәңге утырта иде. Тора-бара без аны 400 гектарга җиткердек. Эшләгән кешегә түләргә, аны бәяләргә кирәк. Стакан белән булса да баллап та түли идек. Авылда бер йорт та бетмәде, кешеләр авылда калды", - ди танылган хезмәт ветераны.

Аның фикеренчә, авыллардан кешеләрнең шәһәрләргә күчүен туктатырга мөмкин. Моның өчен бары аларга хезмәт хакы түләргә генә кирәк.  

Фотода: Фәйзи Галиев Минтимер Шәймиев белән (2015 ел)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100