news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылны сакларга теләсәк, эшмәкәрлекне үстерергә кирәк - Мордовиядә яшәүче татарлар

Мордовиядәге иң зур татар авылы Азюрка эшмәкәрләре "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумында катнашты.

(Алабуга, 30 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Авылда эш булмаса яшьләр шәһәргә китә, мин авылда калдым, гаилә бизнесын дәвам итәргә телим», - дип сөйләде Мордовиядә көнбагыш сату белән шөгыльләнүче иң эре компанияне тоткан Касыйм Баймашевның улы Айрат. Баймашевлар үзләренең «Карпай» оешмасы казанышлары белән бүген Алабугада, XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Россия төбәкләре һәм чит илләрдән җыелган татар эшмәкәрләрен таныштырды.

«Безнең гаилә көнбагыш сату белән 2000нче еллар башыннан шөгыльләнә. Ул чакта безнең Азюрка авылында 25ләп кеше бу төр эшмәкәрлеккә алынган иде, хәзер инде 7-8 шәхси эшмәкәр генә калгандыр, күпләр сыйфатны саклый алмады. Без сыйфатны төшермибез, иң эре, сыйфатлы көнбагышлар сатабыз. Эшкуарлыкны үстерүдә иң мөһиме - сыйфат. Соңгы елларда Европа базарына чыгу өчен нык тырыштык. Идел буе төбәкләренә шуңа күрә игътибар җитмәде. Хәзер менә шул юнәлештә эшлибез», - дип сөйләде «Карпай» оешмасы җитәкчесе урынбасары Айрат Баймашев.

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган татар эшмәкәрләре форумы тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген, татарларда эшмәкәрлекне үстерергә этәргеч бирүе белән файдалы, дип ассызыклады Айрат Баймашев. «Татар эшмәкәрләре бер-берсен белергә, дус булырга тиеш», - ди ул. Мисалга, әле бер ай элек кенә Кытайда татарлар ачкан «Татар йорты» сәүдә йорты хуҗалары белән танышып, «Карпай» көнбагышларын Кытай җирендә сата башлаячакларын әйтте.

«Авыл җирендә эш булмаса яшьләр шәһәргә китә, ата-бабаларыбыз яшәгән авылга, милли традицияләребезгә акрынлап юкка чыгу яный. Шуңа күрә безнең Азюрка авылында гаиләләр үз эшләрен ачарга тырыша, төрле җитештерүләр оештыра. Кем ит сата, кем казылык, колбаса җитештерә. Нәтиҗәдә, халык үз акчасына авылны карап тота, юллар сала, мәчетләр төзи. Бездә бу - гадәти эш», - ди Айрат.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100