news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылны саклап калу өчен, халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк - Оренбург эшмәкәре

Альбина Әпсәләмова балаларны да яшьтән эшкә өйрәтергә кирәк, дип исәпли.

Авылны саклап калу өчен, халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк - Оренбург эшмәкәре
president.tatarstan.ru

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Авылны саклап калу өчен, анда яшәүче халыкны эш урыннары белән тәэмир итәргә кирәк. Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездының пленар утырышында бу хакта "Оренбург шәлләре” оешмасы генераль директоры Альбина Әпсәләмова әйтте.

" 2008 елда “Оренбург шәлчеләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзедек. Оренбург төбәге элек - электән чын татар кәсебе - шәл бәйләү  белән дан казанган.  Еллар үтсә дә, бу һөнәр белән шөгыльләнү бүген дә халыкның көнкүреш чарасы булып тора. Бүгенге көндә мин җитәкләгән “Оренбург шәлчеләре” оешмасында йөзгә якын кеше эшли.  Алар барысы да өлкәбез авылларыннан. Дүрт фирма кибетебез бар. Россия күләмендә дә, халыкара күргәзмәләрдә дә катнашабыз. Оренбург шәлләре югары бәя алды",- диде эшмәкәр.

Альбина Әпсәләмова авыл халкының киләчәге турында да әйтеп узды.

"Авыл җирендә яшәгән  кешеләрне эш урыны белән тәэмин итү – менә шул авылның киләчәген кайгырту була инде. Ә киләчәк яшьләр кулында. Балаларга бу һөнәрнең яшәү чыганагы булуын аңлату, уйланырга, эзләнергә, үз алларына максат куеп яшәргә өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә кызларны шәл бәйләргә өйрәтү өчен ике авылда түгәрәкләр ачтык. Оренбург өлкәсенең  Сакмар районы Татар Каргалысы һәм Сарыкташ  районы Рәдүт авылы мәктәпләрендә шәл бәйләү сыйныфлары булдырдык. Балаларның яшьләре дә төрле.  Араларында хәтта ике малай да бар", - ди ул.

Эшмәкәр ханым сүзләренчә, сыйныф атнасына алты сәгать эшли. Аларны укытыр өчен, эшкә иң яхшы укытучылар җәлеп ителгән. Осталарга хезмәт хакын  "Оренбург шәлчеләре" предприятиясе түли.

"Бу сыйныфта  балалар һөнәрнең бөтен процессына өйрәнәләр - үз куллары белән башта мамыкны юып, тараклар белән тарап, үзләре эрләргә-җеп ясарга өйрәнәләр. Аннары, миллиметрлы  кәгазьгә бизәкләр төшереп, бәйли башлыйлар", - дип сөйли эшмәкәр.

"Без әлеге эшебез белән бик канәгать, чөнки бернигә карамастан, эшкуарлар гаять мөһим бурычны үти - татар авыллары саклануга үз өлешен кертәләр. Мамык шәлләр исә нык җепләр кебек, сала тормышын бәйләп тора", - ди Альбина Әпсәләмова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100