news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылларның юкка чыгуы бөтен Россия өчен актуаль мәсьәлә – Альберт Борһанов

Югалган авыллар темасы май аенда Татарстанның Азнакай районында узачак Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә дә күтәреләчәк.

Авылларның юкка чыгуы бөтен Россия өчен актуаль мәсьәлә – Альберт Борһанов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Югалган авыллар темасына багышлап, 24 майда Татарстанның Азнакай районында Россия күләмендә фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта бүген “Безнең мирас” журналы редакциясе оештырган “түгәрәк өстәл”дә тарихчы Альберт Борһанов хәбәр итте. Галимнәр, төбәкчеләр, язучылар һәм журналистлар катнашында үткән “түгәрәк өстәл”дә дә соңгы 90-100 елда юкка чыккан һәм бүген шундый куркыныч янаган авыллар мәсьәләсе күтәрелде.

 
 
Татарстанның Азнакай районы - үз җирлегендәге югалган авылларны өйрәнүгә җитди тотынган һәм мөмкин кадәр тупланган мәгълүматларны китап итеп чыгарган беренче төбәк. 
 
Китап “Хәтер түрендәге авыллар” дигән исем белән 2016 елда нәшер ителде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Альберт Борһанов исә быел, Азнакайда төбәкчеләрне җыеп, фәнни-гамәли үткәрергә тәкъдим иткән. “Район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин бу мәсьәләгә бик игътибарлы. Азнакай җирлегендәге югалган авыллар тарихын өйрәнүгә дә ул этәргеч бирде”, – ди галим. Моннан берничә ел элек Азнакайда Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров туган Яңа Ташлыяр авылы нигезенә истәлек ташы куелуны моңа мисал итеп китерергә мөмкин.
 
 
Азнакай хакимияте башлыгы урынбасары, техник фәннәр кандидаты, китап чыгаруны оештыруда җаваплы булган Нәҗәт Нәгыймов сөйләгәнчә, соңгы 100 елда район җирлегендә 70ләп авыл юкка чыкканлыгы ачыкланган. Әмма 36 авылга кагылышлы мәгълүматлар гына китапка кертерлек дәрәҗәдә.
 
– “Татнефть” оешмасы ярдәме белән элеккеге ун авылның зиратын төзекләндердек, яңа коймалар белән әйләндереп алдык. Ни кызганыч, Көчле Бүләк авылының зираты да юкка чыккан. Кабер ташлары сөрүлекләрдә трактор тырмасына ияреп йөри. Элекке зират урынын билгеләп кую – алда торган зур бурыч, – ди Нәҗәт Нәгыймов.
 
 
Альберт Борһанов сүзләренчә, бүген Татарстан районнарында югалган авыллар һәм бистәләр тарихы белән кызыксына башлаганнар. Азнакай гына түгел, Актаныш, Мөслим, Әлмәт районнарында да бу юнәлештә эшләү өчен махсус комиссияләр төзелгән. 
 
– Торак пунктларны эреләндерү сәясәте, яңа җитештерү объектлары ачылган елларда авыллардагы халыкның яңа бистә һәм шәһәрләргә күпләп күченүенә бәйле рәвештә яки төрле бәла-каза аркасында юкка чыккан авылларыбызның тарихын өйрәнергә кирәк. Галимнәр, төбәкчеләр бу теманы күтәреп чыгарга тиеш. Моның өчен китаплар язарга кирәк, шушындый түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрү мөһим. Бүген дә Татарстанда югалу куркынычы янаган авыллар юк түгел. Җирлекнең икътисады нык булмаса, кешеләр эш белән тәэмин ителмәсә, иртәме-соңмы авыл юкка чыга дигән сүз. Шул исәптән, нәселнең, милләтнең дә рухи һәм мәдәни тамырлары югала. Бүген бу - Россия күләмендә актуаль мәсьәлә, – дип фикерләрен җиткерде Альберт Борһанов.
 
Мәгълүм булганча, галимнәр Татарстанда соңгы 90-100 елда 1300-1400 торак пунктның юкка чыгуын белдерә. Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты апрель аенда нәшер итәчәк "Татарстанның югалган торак пунктлары" белешмә китабында 1200 авыл һәм бистә турында мәгълүмат тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100