news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылларны үстерү өчен 3,6 млрд сум өстәмә акча бүлеп биреләчәк

Әлеге акча 12 мең кешегә торак шартларын яхшыртырга һәм утызга якын проектны тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.

Авылларны үстерү өчен 3,6 млрд сум өстәмә акча бүлеп биреләчәк
Рамил Гали

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте якын арада авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасына өстәмә 3,6 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк.   

«Без бу программага ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Мин якын арада өстәмә рәвештә 3,6 миллиард сум акча бүлеп бирәчәгебезне беләм», — дип сөләде Премьер-министр Михаил Мишустин Адыгеяның аграрчылары һәм эшмәкәрләре белән очрашу барышында.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Мишустин моның якынча 12 мең кешегә үзләренең торак шартларын яхшыртырга һәм утызга якын проектны тәмамларга мөмкинлек бирәчәген өстәп әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100