Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авылларда яшәүче йөкле хатын-кызлар консультацияләргә бушлай бара алачак
Төбәк хакимияте авылларда һәм ерак торак пунктларда яшәүче йөкле хатын-кызлар өчен хатын-кыз консультацияләренә кадәр түләүсез баруны оештырырга тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә сылтама белән РИА Новости яза.
«Тагын бер үзгәреш хатын-кызлар консультацияләренә һәм башка профильле учреждениеләргә кадәр җәмәгать транспорты маршрутлары булмаган авыл җирлегендә яки ерак торак пунктларда яшәүче йөкле хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу очракта төбәк хакимияте булачак әниләрнең табибларга барып кайтуларын бушлай оештырырга тиеш булачак», – диде РФ Премьер – министры.
Бу йөкле хатын-кызларга кирәкле барлык медицина хезмәтен вакытында алырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз