Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авылларда яшәүче 15 мең хатын-кыз бала табу өчен каралган ярдәм чараларыннан файдаланган
Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче 15 мең хатын-кыз бала табу өчен каралган ярдәм чараларыннан файдаланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Ул илдә «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. «Татарстан гаиләләргә уникаль ярдәм чаралары белән аерылып тора. Республикада башка бер төбәктә булмаган чаралар бар: авылда яшәп, 25 яше тулганчы беренче баласын тапканнарга 50 мең сум, өченче баласын 29 яшькә кадәр тудырган хатын-кызга 100 мең сум субсидия түләнә. Программа гамәлдә булганнан бирле авылда яшәүче 15 мең хатын-кыз шул ярдәм чарасыннан файдаланган», – диде Эльмира Зарипова.
«Бу безгә авыл халкының демографик потенциалын сакларга мөмкинлек бирде. Республикада беренче балалары туган гаиләләр барлык структурада якынча 40 процентны тәшкил итә. Өченче балалары туган гаиләләр саны да кимеми. Киресенчә, күп балалы гаиләләр арта», – дип әйтте министр.
Ул күп балалы гаиләләргә иң зур ярдәм чараларыннан балалар бакчасы өчен түләү чыгымнарының каплануын ассызыклады. «Балалар бакчасына йөргән беренче бала өчен ул – 20 процент, икенче бала өчен – 50 процент, өченче бала өчен 70 процент тәшкил итә», – дип искәртте Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз