Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авылларда корылмалар елдан-ел искерә, шуңа бәйле рәвештә, проблемалы йорт биләмәләре арта
2008 елда Арчада 340 хуҗасыз йорт булса, быел 270кә калган, ләкин...
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Арча районнының барлык торак пунктларында ел дәвамында йорт биләмәләре тирәсен тиешле санитар тәртипкә китерү эшләре алып барыла. Кайбер йорт биләмәләренең җирдә ятучы ярым җимерек стеналары, нигезе яки түбәсе генә калган. Йорт биләмәсен беркем дә мираска рәсмиләштермәгән очракта, ул закон буенча вариссыз калган милек дип танылырга һәм муниципаль берәмлек яки Россия Федерациясе милегенә тапшырылырга мөмкин.
Районда андый йорт биләмәләре бик күп. 2008 елда районда 340 хуҗасыз йорт бар иде, 2014 елда 270кә калды. Җирле үзидарә органнары 7 ел дәвамында бу юнәлештә эзлекле эш алып бардылар. Нәтиҗәдә, 166 йорт сүтелде, 96сы ремонтланды, 51 йортның иясен эзләү чаралары күрелде. Инде саннар кимергә тиеш иде, әмма авылларда корылмалар елдан-ел искерә, шуңа бәйле рәвештә, проблемалы йорт биләмәләре арта, дип белдерә “Арча хәбәрләре” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз