news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авылларда күчмә поликлиникада тикшерүдән соң 1200 дән артык кеше дәвалауга җибәрелгән

2019 елдан башлап, Татарстанда «Күчмә поликлиника»ларда 30 меңнән артык кешенең сәламәтлеге тикшерелгән.

Авылларда күчмә поликлиникада тикшерүдән соң 1200 дән артык кеше дәвалауга җибәрелгән
tatarstan.ru

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авылларда күчмә поликлиникада тикшеренгәннән соң, 1200 дән артык кеше медицина үзәкләренә җибәрелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. 

«Иң кызыклы программа — авыл сәламәтлек тармагы өчен күчмә сырхауханәләр. Аларның авылларга чыгып, диспансеризация уздыруның нәтиҗәсе зур булды. Берәр авыруга шик тууга, без кешеләрне югары технологияле медицина үзәкләренә җибәрдек», — диде министр.

Ул 2019 елдан башлап, 30 меңнән артык кеше тикшерелгәнен әйтте. 1200 дән артык кеше медицина үзәкләренә диагностикага һәм дәвалануга җибәрелгән. Аларга онкология, офтальмология һәм кардиология юнәлешләре буенча ярдәм күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot