news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылларда да азык-төлек ярминкәләре үткәрергә кирәк - эшмәкәр

“Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов мал асрамаган авыл халкы ярминкәләргә мохтаҗ, дип саный.

Авылларда да азык-төлек ярминкәләре үткәрергә кирәк - эшмәкәр
Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, эшмәкәр Фәнир Галимов мал тотмаган авыл халкы ярминкәләргә мохтаҗ дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әңгәмә вакытында белдерде.

“Безнең авыл юл өстендә. Авылда 1250 кеше яши, 500дән артык йорт бар. Шушы халыкның күпмедер проценты мал асрамый. Тик  шәхси хуҗалыгында 15-20шәр баш сыер тотучылар бар. Алар җитештергән продукцияне шәһәргә алып барып сата. Әмма авылда үзебезнең бер сату ноктасы булса, алар әллә кая йөрмәс тә иде. Элек бит базар үзәкләре булган, – диде эшмәкәр.

Ул Башкортстанда әлеге башлангыч уңышлы чыккан очракларны да мисал итеп китерде.
“Чакмагыш районының Аблай авылында Айдар исемле эшмәкәр бар. Ул авыл халкына ярдәм итүнең кулай юлын тапкан. Авылда сыер асраучылар шактый күп. Сөт, каймак кебек сөт продукциясен халык аңа китереп бирә, һәм ул аны Уфага алып китеп, үзләренең ноктасына куеп сата. Эшмәкәр акчаны авылдашларына шундук кайтарып бирә. Авыл халкы канәгать. Алай гына да түгел, аның сүзләре буенча, авыл халкы хәзер күбрәк мал асрарга җыена, – ди “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе.

Фәнир Галимов авыл хуҗалыгы ярминкәсен үз авылларында да уздыруын әйтеп узды.
“Авылда оештырган ярминкәгә кем казын куйды сатуга, кемдер сөт продукциясе белән чыкты. Халык санаулы минутлар эчендә, бер-берсенең продукциясен алып та бетерде. Тагын сорыйлар шундый ярминкәне. Минемчә, авыл халкына да азык-төлек ярминкәләре кирәк”, – диде “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100