news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авылга күченеп килгән мәдәният хезмәткәрләре 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин

2025 елдан Россиядә «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы эшли башлаячак. Аның нигезендә, нинди төбәккә килүенә карап, авылларга күченгән белгечләр 1 яки 2 млн сум акчага өмет итә ала. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Авыл укытучысы» һәм «Авыл табибы» программаларына тиңдәш «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын 2025 елдан кертәчәкбез», – диде Путин. Ул россиялеләр бу хакта һәрвакыт очрашуларда сораганын искәртте.

Авылга яки кечкенә шәһәргә эшләргә күченгән мәдәният хезмәткәренә бер тапкыр түләнә торган 1 млн сум акча биреләчәк, ә Ерак Көнчыгышта, Донбасста яки Новороссиядә ул 2 млн сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Хөкүмәткә кечкенә шәһәрләр өчен, шулай ук күп фатирлы яңа йортлар аз төзелгән төбәкләр өчен гаилә ипотекасы шартларын эшләргә йөкләмә бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot