news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авылдашлары Хәмит Нәфыйковны искә ала

Авылдашлары Хәмит Нәфыйковны искә ала

(Екатеринбург, 6 март, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы, Уфа Шигере авылында батыр милләттәшебез Хәмит Нәфыйковны искә алу кичәсе булып узды.

Гади генә татар авылы егете Хәмит Нәфыйков, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Суворов училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, офицер буларак армия сафларына хезмәт итәргә китә. Сиксәненче еллар уртасында, Әфган сугышының иң кызган чагы була бу. Сугышның иң кайнар ноктасына килеп эләгә татар егете. Ул җитәкләгән рота алга куйган бурычларны җиренә җиткереп үти, һәрвакыт алгы сафларда була. Әмма көннәрдән беркөнне рота камалышта кала. Каты сугышлардан соң, Хәмит Нәфыйков берүзе исән кала, арысландай сугыша. Соңгы гранатасын шартлатыр вакыт җиткәнче ул 52 дошманны юк итә. Әфганнар егетнең батырлыгына хәйран калалар, һәм аны “изге” дип атап, аның гәүдәсен үзләре җирендә күмүне сорыйлар. Батырның гәүдәсе иленә әйләнеп кайта, әмма, әйтүләре буенча, бу сугышта катнашкан “Пуштун” нәселе аны өстән кисәтү дип санап, бүтән сугышларда катнашмаска ант итә.

Хәмит Нәфыйковны “Советлар Союзы Герое” исеменә тәкъдим итәләр. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында егетнең туган авылына Ленин ордены гына кайта. Туган авылында Хәмитнең каберен кадерләп карап тоталар. Туган мәктәбендә аңа багышланган музей, күргәзмәләр оештырылган. Ел саен авыл клубында батырны искә алу кичәсе оештырыла.

Бу елгы кичәдә дә авыл клубы шыгрым тулы иде. Кичәгә Хәмитнең әтисе (әнисе улы кайгысын күтәрә алмыйча вафат булган), туганнары, дуслары, укытучылары чакырылды. Авылдашлары тарафыннан батыр турында иң якты истәлекләр яңгырады. Аннан соң Екатеринбург шәһәрендә эшләп килүче Милли медиа-холдинг хезмәткәрләре тарафыннан Хәмит Нәфыйков турында төшерелгән документаль фильм күрсәтелде.

Биредә шулай ук Уфа Шигере авылыннан китеп, Әфганда, Чечняда хезмәт иткән, бүген авылда яшәүче ир-егетләрне хөрмәтләү сүзләре яңгырады. Кичә мәктәп балалары тарафыннан куелган әдәби-музыкаль күренеш белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot