news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылда яшәүче пенсионерлар шәһәргә күчкән очракта да пенсиягә өстәмә түләү алачак

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе 2022 елдагы төп биш яңалыкны атады.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе эшендә яңалыклар аз түгел. Аларның бишесен тәкъдим итәбез. 

«Бездә яңалыклар күп, төп яңалыкларны атыйм. Банкрот дип танылган пенсионерлар пенсиядән акча тотып калудан азат ителәчәк. Икенче яңалык — пенсия алуның проактив яки алдан гариза тапшырмыйча рәсмиләштерү исемлеге киңәйтеләчәк», — дип сөйләде «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

«Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эштән мәхрүм калган һәм яңасын таба алмаган, шул ук вакытта аларга пенсия яшенә кадәр берничә ел калган гражданнар өчен вакытыннан алда пенсияләр билгеләү буенча тәкъдимнәрен үзләре кертергә тиеш булачак. Шул ук туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы 80 яшькә җиткән кешеләргә пенсия белән тәэмин итүнең иң отышлы варианты сайлап алыначак. Ул — туендыручыны югалту буенча иминият пенсиясе яки картлык буенча иминият пенсиясе», — диде ул.

Спикер сүзләренчә, «тагын бер яхшы яңалык — бу елдан авыл өстәмәсен алган гражданнар шәһәргә күчкәндә аннан мәхрүм булмаячак». Киләсе яңалык пенсияләрне илтеп җиткерүгә кагыла. Пенсионер пенсиясен почтада алмаган очракта, аңа банк счетына күчерүне сорый алачак. Бу операция почта аша акча алырга теләүчеләр өчен гамәлдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100