news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар

Яңа закон проекты буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар
архив/Султан Исхаков

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин җитәкләгән төркем тәкъдим итте.

Әлеге закон буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 40 сәг түгел, 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Моннан тыш, эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, авыл хатын-кызларына өстәмә түләнергә тиеш була.

"Бүгенге көндә авылда яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукы федераль законда теркәлмәгән иде. Бу законны кабул иткәч, авылда яшәүче хатын-кызлар кыскартылган эш көне эшләгән өчен хезмәт хакы кимүдән, авыр хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне биреп бетермәүдән якланачак", - дигән Володин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100