Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авылда яшәүче өлкәннәрне район хастаханәләренә илтү планы 78,6 процентка үтәлгән
2025 елның гыйнвар–июль айларында авыл җирендә яшәүче 27,5 мең өлкән яшьтәге татарстанлы вакцина ясау, диспансерлаштыру, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен республиканың район хастаханәләренә китерелгән. Аларның 23,2 меңе диспансерлаштыру узган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илтеп җиткерү «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата бара.
Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озын гомер өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны вакытында башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.
Агымдагы елда якынча 35 мең гражданны медицина хезмәте белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көнгә өлкәннәрне район хастаханәләренә илтү планы 78,6 процентка үтәлгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз