Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан өчен 30 мең ат нәрсә инде ул?» – Рөстәм Миңнеханов атчылык үсешенә старт бирә
2030 елга Татарстанда атларның баш санын 50 меңгә җиткерү күздә тотыла. Татарстанда атчылык үсеше буенча программа эшләнәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләреннән билгеле булды. Атчылык буенча программа нигә кирәк һәм ат үрчетүчеләрне нинди проблемалар борчый — бу хакта «Татар-информ» материалында.

Татарстан Рәисе Кайбыч һәм Буа районнары активы белән очрашуда атчылык үсеше буенча программа турында сүз кузгаткан.

Фото: © rais.tatarstan.ru
«Республика Рәисе шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бу юнәлештә үсеш булмаганына игътибар юнәлтте», – дип яза телеграм каналында Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Республика җитәкчесе фикеренчә, бу өлкә авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, халык традицияләрен үстерү мәсьәләсендә тәрбия процессы өчен дә мөһим.
Атчылык тармагын үстерү алымнарын уйлап эшләүне ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына йөкләгән. «Шәхси хуҗалыклар, атчылык үсеше буенча, әйдәгез, очрашып сөйләшегез», – дип мөрәҗәгать иткән Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаровка аграрийлар белән очрашуда.
Проект ат индустриясенә керү процессын җиңеләйтүгә йөз тота
Атчылык үсеше буенча төбәк проекты эшләнеп килә. Яңа программа буенча, Татарстаннан читтә бияләр сатып алуга һәм ат абзарлары төзелешенә финанс ярдәме күрсәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га.
«Яңа төбәк проекты нәтиҗәсендә, ат абзары төзү эре фермерларга гына түгел, башлап йөрүче хуҗалыкларга да җиңелрәк булачак. Проект зур булмаган хуҗалыкларга мөмкинлекләр биреп, ат индустриясенә керүне җиңеләйтүне күздә тота», — дип аңлаттылар министрлыкта.
Атчылык үсеше буенча республикада хәзер дә ярдәм чаралары бар. Токымлы атлар, нәсел дәвам иттерердәй колыннарның орлыклары, татар нәселле атлар сатып алуга субсидияләр каралган. Татар атларын арттыруга нәкъ менә шул субсидияләр хисабына ирешелгән. 2020 елда 646 баш булса, хәзер 954 баш ат исәпләнә.
«Татар атларының үзенчәлеге шунда ки: алар Татарстанның милли мәдәнияте төсмере, байлыгы. Алар республика тарихы белән бәйле. Россиянең берничә төбәгендә генә үзләренең токымлы атлары бар», — диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Татарстанда атлар санын икегә арттыру ниятләнә
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, республикада төрле токымлы 30 меңнән артык ат исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында – 8,9 мең, шәхси хуҗалыкларда – 13 мең һәм фермер хуҗалыкларында – 8,8 мең.
Иң күп ат Саба районында – 2,6 меңнән артык, Буада – 1,6 меңнән артык, Балтачта – 1,6 меңгә якын.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Әлеге программа гамәлгә ашырылса, берничә ел эчендә без атлар санын 50 мең башка кадәр җиткерүгә ирешәчәкбез», – дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисенең атлар санын 2030 елга 50 мең башка җиткерү бурычы куйганын искәртик.
«Авылда тормыш барсын өчен, ат кирәк»
Татарстанда атчылыкны үстерергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов бик дөрес бурыч куйган, диде «Татар-информ»га Лениногорск районыннан ат үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.
«Авылларда бит атлар юк диярлек. Ә авыл тормышы барсын өчен, ат тотарга кирәк. Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында бу теманы күтәргән идек. Рөстәм Нургалиевичка шундый тәкъдим белән чыккан идем. Ул хуплады. Татарстан Рәисенең бу темага аерым бер игътибарлы булуын күрәбез. Мондый программаны кабул итәр чак җитте. Бу бик дөрес бурыч», – дип уртаклашты фермер.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул ат спортын да популярлаштыру кирәк, дигән фикердә. Район башлыкларының моңа кызыксынуы булырга тиешлегенә ишарәләде. «Алар ярышлар үткәрү нияте белән чыкса, мондый бәйрәмнәргә халык та киләчәк. Быел «Аударыш» ярышларында барлык атларны катнаштырабыз», – диде.
Фәрит Нәбиуллин Сабан туе барлык районнарда бер көнне уздырылмасын иде дигән теләген дә әйтте. Аның сүзләренчә, милли бәйрәм дүрт атнага сузып уздырылса, ат тотучылар һәр районга барып, ярышларда катнаша алыр иде. «Ат үрчетүче бит атын күрсәтергә тели. Ә болай үз районыңда гына күрсәтәсең булып чыга», – ди ул.
«Татарстанда булган ярдәм бүтән беркайда юк»
Яңа Чишмә районының 57нче Татар ат заводы хуҗасы Николай Скоков та атчылыкны үстерү буенча программа эшләнүенә бик сөенүен белдерде.
«Мондый программа булачагына мин бик канәгать. Рөстәм Нургалиевич атларны ярата, бу юнәлеш үсеше яклы. Татарстандагы кебек ярдәм бүтән бер төбәктә юк. Республика – атчылык үсеше өчен кулай төбәк. Атлар тотуга субсидияләр дә бирелә», – диде ул «Татар-информ»га. Ярдәм чаралары булуга карамастан, атлар саны аз булуына борчылуын да белдерде.
«Татарстан өчен 30 мең баш ат нәрсә инде ул? Элек, 1960-1970 елларда, ике районда бергә шулкадәр була иде. Күрше Башкортостанда 100 меңнән артык ат, ә тугыз ай кыш булган Якутиядә – 350 мең баш!» – ди ул.
Скоков атчылык үсешен тоткарлап торучы сәбәпләрне дә әйтте. «Ат үрчетүчелек белән шөгыльләнергә теләгән егетләрне беләм, тик аларның җирләре юк. Җирсез атчылыкны үстереп булмый. Көтүлекләр, һәр районда селекция үзәкләре дә кирәк. Авылларда атлар булса да, нәсел дәвам итәрлек айгырлар юк. Атчылык өлкәсендә зоотехник, ветеринарлар да җитми. Бу проблемаларны чишәргә кирәк», – диде.

Фото: © rais.tatarstan.ru
«Халыкта ат тотарга стимул бар иде, ә хәзер кызыксыну юк»
Авыл халкын ат үрчетү белән генә түгел, ат спорты белән дә кызыксындырырга кирәк, ди Скоков. «Муниципалитет та бу сорау белән шөгыльләнергә, атларны яратучы энтузиастларны табарга тиеш», – дип саный.
Ул татар халкының гореф-гадәтләре дә ат белән бәйле булуын искәртте. «Бу безнең канда. Сабан туеның кульминациясе дә – ат чабышы бит. Күпләр карарга килә. Ә Сабан туена ат китерү 25 мең сумга төшә. Беренче урын алсам да, чыгымнарны капларга да җитмәячәк. 1990нчы еллар башында машина уйнаталар иде, икенче урынга – мотоцикл, өченче урынга суыткыч бирәләр иде. Халыкта ат тотарга кызыксыну бар иде, ә хәзер – юк», – дип зарлары белән дә бүлеште Николай Скоков.
Ул дәүләт ярдәме киңәйтелүгә зур өмет баглады. «Бу актуаль теманы Татарстан Рәисе күтәрүе бик яхшы. Кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен, программаны дөрес итеп тормышка ашырырга кирәк. Юл картасы төзү дә мөһим», – дип белдерде.
Надежда Гордеева, tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз