news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авылда үсмер мотоциклда коймага бәрелеп үлгән

Быел 8 айда республикада балигълык яшенә җитмәгән мотоциклчы катнашында 12 транспорт һәлакәте булган...

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген төн уртасы авышып 10 минут үткәч, Биектау районы Юртыш авылында “Иж Планета-5” мотоциклында 14 яшьлек үсмер һәлак булган.

Республика ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул чамасыз зур тизлектә каршы як юнәлештәге юл читенә чыккан һәм коймага бәрелеп үлгән, 15 яшьлек пассажиры – хастаханәдә. Аларның икесенең дә башында шлем да, рульда утырганының мотоцикл белән идарә итәргә хокукы да булмаган.

Быел 8 айда Татарстан территориясендә балигъ булмаган мотоциклчылар катнашында 12 транспорт һәлакәте булып, 12 үсмер җитди казаланган.

ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе, мотоцикл – идарә итүе аеруча хәтәр булган транспорт чарасы, дип искәртә. Югары тизлеккә ия һәм шул ук вакытта маневрлар ясау үзлеге түбән әлеге транспорт чарасының пассив куркынычсызлык чаралары юк. “А” категорияле (мотоцикл) белән идарә итү хокукы 18 яшь тулгач кына бирелә ала. Ата-аналар балаларның контрольсыз транспорт хәрәкәте зонасында булуын, автомобиль юлларында, шәһәр урамнарында велосипедларда, скутер, мотоцикл, квадроцикл һ.б. механик транспорт чараларында йөрүен тыярга тиеш.

Мотоцикл (скутер, мопед) белән идарә итүче шлемда булуы шарт. Шулай түгел икән, юлда транспорт һәлакәтенә юлыккан очракта, аның һәлак булу ихтималы 1,5 тапкырга арта, дип кисәтә ЮХИДИ хезмәте һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә. Чөнки юл хаталарны кичерми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100