Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авылда республика финанславында җәмәгать мунчасы ачылды
Андый мунча 1919 елдан эшләгән, әмма ябылган булган
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). 12 сентябрьдә Нурлат районының Төрнәс авылында җәмәгать мунчасы ачтылар.
Әлеге вакыйганы төрнәслеләр күптән көткән иде. Татарстанда иң беренчеләр булып оешкан Төрнәс совхозында 1919 елдан җәмәгать мунчасы эшли башлый. Әмма хуҗалыклар таркала башлагач, мунчаны тотуы да кыенлаша, шуңа да соңгы 10 елда мунча эшләми торды. Ә узган ел республика бюджеты средстволарына һәм якташыбыз Равил Моратов (ул вакытта Р.Моратов – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары иде – ред.) ярдәме белән “Перспектива” җәмгыяте 6 ай эчендә төрнәслеләргә заманча мунча төзеп бирде, дип хәбәр итә “Дуслык”басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз