news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авылда 30 ел стажы булган пенсионерлар 25 процент өстәмә алырга хокуклы

Авылда кимендә 30 ел эшләгән пенсионерлар пенсиянең фиксацияләнгән өлешенә 25 процент күләмендә өстәмә түләү алырга хокуклы. Бу хакта «РИА Новости»га Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков белдергән. Ул ачыклык керткәнчә, өстәмәләр түләү билгеләнгән вакытта авыл җирендә яшәгән картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы эшләмәүчеләргә каралган. Шунысы әһәмиятле, түләү өстәмәне алучы хәтта шәһәргә күченгәндә дә саклана.

Парламентарий аңлатканча, үсемлекчелек, терлекчелек һәм балыкчылык тармакларында механизаторлардан, сыер савучылардан һәм тракторчылардан алып агрономнарга һәм ветеринарларга кадәр махсус исемлектәге һөнәрләр буенча эшләү стажга кертелә. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр колхозларда, совхозларда, авыл хуҗалыгы һәм крестьян хуҗалыкларында эшләү хезмәт вазифасына бәйсез рәвештә исәпкә алына.

Депутат билгеләп үткәнчә, әгәр барлык шартлар үтәлгән, ә өстәмә түләү бирелмәгән икән, автомат рәвештә яңадан исәпләүне көтәргә кирәкми – «Дәүләт хезмәтләре», Күп функцияле үзәк яки Социаль фонд аша мөстәкыйль гариза бирергә кирәкк. Ул мәгълүматны ачыклаудан курыкмаска чакырды, дәүләт авыл җирлегендә 30 ел хезмәт иткән кешеләргә тиешле акчаларны алырга ярдәм итәргә тиеш, дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot