news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл яшьләрен Россия һәм Кыргызстан яшьләре лидерлары форумына чакыралар

Чара 25 июльдән 30 июльгә кадәр Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә була.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Россия һәм Кыргызстан  яшьләре лидерлары форумына теркәлү башланды. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чара 25 июльдән 30 июльгә кадәр ике шәһәрдә Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә була. Аралашу рус телендә алып барылачак.

Форумның программасына әңгәмә мәйданчыклары кертелгән, алар барышында Россия һәм Кыргыз яшьләре вәкилләре икеяклы мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез салачаклар. Моннан тыш, Форум кысаларында делегатлар Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләренең мәдәни һәм тарихи истәлекле урыннарында булачак.

Секцияләрнең яшьләр эшкуарлыгы: хезмәттәшлекнең иң яхшы практикалары һәм юнәлешләре; авыл яшьләренең киләчәге: проблемалар һәм перспективалар; яшьләр арасында популяр туризм рәвешләрен үстерүгә ярдәм итү; халыкара хезмәттәшлекне җайга салуның нәтиҗәле ысулы буларак, ихтыярыйчылык темаларына багышлана, диелә бу хәбәрдә.

Кыргыз ягы катнашучыларны ашатуны, аларга торыр урыннар бирүне, шулай ук Кыргыз Республикасы территориясе буенча эчке трансферны тәэмин итә. Яшәү урыныннан Бишкекка кадәр бару һәм аннан кайту өчен катнашучылар үзләре түли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100