Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл яшьләрен «Эш башлаучы фермер» бизнес-уенына чакыралар
Уенда мәктәп укучылары, аграр уку йортлары студентлары, шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган яшьләр, эшкуарлар да катнаша ала.
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы берлеге (РССМ) «Эш башлаучы фермер» проектын — яшь аграрийларга ярдәм итү, авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыруны үстерү күнекмәләрен үстерү һәм командада эшләргә өйрәтү инициативасын тәкъдим итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл яшьләрен шушы бизнес-уенга чакыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Уенда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр һәм катнашучы илләргә — Россиядә, Кыргыз Республикасында, Казахстан Республикасында, Армения Республикасында, Беларусь Республикасында һәм башка республикаларда стажировка узарга чакырылалар.
Чарада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге составында 5 кешегә кадәр булган командалар катнаша ала. Болар укучылар да, аграр уку йортлары студентлары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару буенча 3 елдан артык тәҗрибәсе булган яшьләр дә һәм АПК өлкәсе эшкуарлары да була алалар.
Аларның бизнес-проектлары түбәндге 5 номинациягә караган булырга тиеш:
— терлекчелек;
— үсемлекчелек;
— авыл хуҗалыгы кооперациясе;
— агротуризм,
— ландшафт дизайны;
— ирекле тема.
Бизнес-уен берничә этапта узачак: илкүләм — 2020 елның 30 июненә кадәр; халыкара (читтән торып) — 2020 елның 31 августына кадәр; халыкара (очрашып), проектларны халыкара эксперт советы каршында яклау — 2020 елның 31 октябренә кадәр — Россия төбәкләренең берсендә.
«Эш башлаучы фермер» бизнес-уены Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә уза. Проект, Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Президенты грантын кулланып, гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз