news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл яшьләрен беренче чиратта торак мәсьәләсе борчый

Чиратка басучылар күп булу сәбәпле, барлык яшь кешене дә торак белән тәэмин итеп булмый.

Авыл яшьләрен беренче чиратта торак мәсьәләсе борчый
Расих Фасхутдинов

 (Казан, “Татар-информ”, 11 май, Чулпан Шакирова). Авыл яшьләренең төп проблемасы булып торак мәсьәләсе кала бирә. Бу хакта бүген Казанда ачылган Авыл яшьләре форумы кысаларында ТР Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина җиткерде.

"Торакка мохтаҗлар күп булу сәбәпле, авыл яшьләренең һәрберсен йортлы итеп булмый, – диде ул. – Әмма бу бер урында гына  тукталып калган эш түгел, чират әкрен генә булса да хәрәкәттә. Без авылда калып көн күрүче яшьләргә торак алу програмасында катнашу юлларын күрсәтәбез, документлар җыйганда ярдәм итәбез. Шулай ук аларга авыл җирлегендә алына торган субсидияләр, аны ничек итеп башлау кебек мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәбез", – диде ул. 

Авылда яшьләрнең калу-калмавы турында төзелгән тенденция бар. Мәктәпне тәмамлагач, алар укырга китә. 5 ел укыганнан соң, 1-2 ел шәһәрдә калырга тырыша. Билгеле сәбәпләр аркасында, авылга кайтып төпләнергә уйлый. Берәр баласы тугач, гаилә кабат шәһәргә күченеп карый. Әмма кала көтеп тормаса, киредән авылга кайтырга мәҗбүр, дип аңлатты Миләүшә Заһидуллина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100