news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл яшьләре өчен иҗади конкурс игълан ителде

Бәйгедә катнашу өчен “Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!” темасына эссе язарга кирәк.

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россия авыл яшьләре союзы авыл җирендә яшәүче иҗтимагый лидерларны ачыклау максатыннан бәйге игълан итте. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге РФ аграр-җитештерү сәясәте һәм табигатьтән файдалану Федерация Советы комитеты, Президент грантлары Фонды белән берлектә үткәрелә. Анда 18 яшьтән алып, 35 яшькәчә авыл активистлары катнаша ала. Алар авыл җирендә эшмәкәрлек, белем бирү, мәдәният яки спорт өлкәсе, сәламәтлек саклау һәм гражданлык активлыгы юнәлешләрендә уңыш казанган булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен 2018 елның 10 апреленә кадәр http://rssm.su/news/main/3489 сайтында электрон гариза бирергә һәм “Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!” темасына эссе язарга һәм портфолио (Диплом, Грамота, Рәхмәт хатлары) эләргә кирәк.

Конкурсның экспертлары - Иҗтимагый палата, Федерация Советы, дәүләт хакимияте һәм фәнни өлкә белгечләре.

Җиңүчеләрне Россиянең бер субъектында үз юнәлешләре буенча белем күтәрү мөмкинлеге, кызыклы мастер-класслар, экспертлар лекциясе, шәхси үсеш буенча тренинглар, яңа дуслар, бер төрле уйлаучылар командасында онытылмаслык мизгелләр һәм тәҗрибә көтә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, авыл яшьләре федераль ресурс үзәге каршында профильле экспертлардан торган яшьләр бергәлеге оешачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100