Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре ассортиментны кышкы чорга яраклаштыра
Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казанда берничә ярминкә мәйданчыгы эше белән танышты. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 елның көзге унбер ярминкә атнасы йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре штат режимында эшләвен дәвам итә, халыкны авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлек товарларының киң ассортименты белән тәэмин итә. 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ихтыяҗ зур булган шактый күп товар позицияләре буенча уңай динамика саклана.
Салкын чор башлануга бәйле ярминкә ассортиментының структурасы да акрынлап үзгәрә. Яшелчә продукциясенең аерым төрләрен, шул исәптән бәрәңге, кишер һәм чөгендер китерү сезонлы рәвештә кими, бу температура төшүгә бәйле. Шул ук вакытта башка яшелчә позицияләре буенча яхшы тәэмин ителеш саклана: унбер атна эчендә кәбестә узган елгы дәрәҗәдән 26,7 процентка күбрәк китерелгән, ә башлы суган 2025 ел дәрәҗәсендә диярлек саклана.
Бер үк вакытта ярминкәләр ассортименты кышкы һәм сезонлы төс ала. Сатуда кышкы чор һәм яңа ел бәйрәмнәре алдыннан традицион рәвештә халык сорый торган казлар һәм үрдәкләр күренә башлый.
Болар барысы да «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ярминкә мәйданчыкларын тотрыклы рәвештә киң ассортиментлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз