Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшен 15 мартка тәмамлау бурычы тора
Авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү һәм трактор паркында ремонт эшләрен 15 мартка кадәр тәмамлау бурычы тора. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышына әзерләнгән мәгълүматлардан билгеле.
Техника яңарту техник һәм технологик модернизация буенча республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллегия утырышында моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Чәчү башланганчы 5,4 миллиард сум күләмендә ярдәм килеп ирешкән. Төп бурыч – техниканың чәчү эшләренә әзерлеге. Паркның әзерлеге өчен 6,7 миллиард сум акча кирәк. Бүгенгә 3,3 миллиард сумлык запас частьләр сатып алынган. Техниканың әзерлеге 68 процент дип бәяләнә.
Узган елда 10 миллиард сумга 2,5 мең авыл хуҗалыгы машинасы яңартылган, шул исәптән «Росагролизинг» программалары буенча – 6 миллиард сумга 821 берәмлек.
«Быел тракторларның – 3, ашлык суктыру комбайннарының - 4 һәм терлек азыгы җыю комбайннарының 5 процентын яңарту планлаштырыла», – диде Марат Җәббаров. Боларны исәпкә алып, техник модернизация буенча республика программасы 4,2 миллиард сумга җиткерелгән. Министр барлык лизинг программаларыннан актив файдаланырга өндәде.
«Безнең алда чәчү кампаниясен сыйфатлы итеп, оешкан төстә үткәрү бурычы тора. Тармакның рентабельлегенә югары сыйфатлы ашлык, маржиналь культуралар хисабына ирешергә кирәк. Булган техник потенциал барлык технологик операцияләрне оештыру югары дәрәҗәдә булганда гына башкарырга мөмкинлек бирә», – диде Марат Җәббаров.
Министрлык мәгълүматларына караганда, 2027 елдан, республика Рәисе белән килештерү нигезендә, акчалар вакытында барып ирешсен өчен, 2026 елда сатып алынган техника өчен чыгымнарны пропорциональ каплау гамәлгә кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз