news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы тармагында иң зур хезмәт хакын түләгән районнар билгеле

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакын әйтте.

«Соңгы 4 елда хезмәт хакы буенча сизелерлек үсеш күзәтелә. Ул 62 процентка артты. Уртача хезмәт хакы аена 39 мең сумны тәшкил итә», - дип сөйләде ул министрлыкның киңәйтелгән утырышында.

Хезмәт хакы буенча районнар рейтингында беренче өчлектә Яшел Үзән, Тукай, Әлмәт районнары, анда хезмәт хакы 51-59 мең сумны тәшкил итә.

Рейтинг Апас, Балык Бистәсе, Әгерҗе районнары белән Тәмамлана. Әгерҗе районында уртача хезмәт хакы - 24 107 сум.

«Районнарда вазгыять нык аерыла. Күрше районнарда да аерма 1,5 тапкырдан да артык булырга мөмкин», - ди министр.

«МРОТ арту белән, без тарифларны үстерү ягын карадык. Хезмәт хакын арттыру кваллификацияле белгечләрне җәлеп итәргә ярдә итә», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot