Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы тармагына яшь белгечләр җәлеп итүдә сүлпән эшләүче районнар мәгълүм
Арча, Саба, Әтнә, Кукмара, Бөгелмә – авыл хуҗалыгы тармагына яшь белгечләр җәлеп итү буенча алдынгы районнар. Әгерҗе, Югары Ослан, Нурлат, Сарман, Спас, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында яшь белгечләр эшкә урнашмаган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы материалларыннан билгеле булды.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров яшь белгечләргә бер тапкыр 750 мең сум акча түләнүен әйтте, бу ярдәмнән республикада 98 кеше файдаланган. Шулай булса да, кадрларга ихтыяҗ зур. Төп белгечлекләр буенча тәэмин ителеш 88 проценттан 94 процентка кадәр җитә, эшче һөнәрләр буенча 3 меңнән артык эш урыны бар. «Дәүләт ярдәме чараларына карамастан, кайбер районнар алардан файдаланмый, гәрчә предприятиеләрдә ихтыяҗ булса да», – диде министр.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсендә Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучыларның эшкә урнашуы 10 процент дәрәҗәсендә дип әйткәннәр. «Бу күрсәткечне арттыру кирәк. Кадрлар җәлеп итүне авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләре дә кайгыртсын иде. Яш белгечләр, укуларын тәмамлагач, эш урыннары булуына ышанырга тиеш», – диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз