news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы уңышны җыеп алу озакка сузылуының сәбәбен аңлатты

Авыл хуҗалыгы министрлыгы уңышны җыеп алу озакка сузылуының сәбәбен аңлатты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов урып-җыю эшләренең озакка сузылуының сәбәбен аңлатты. 

ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев уңышны җыю өчен һава торышы шартлары әйбәт булуга карамастан, җыеп алу эшләренең 40 көннән дә артып китүен искәртте. Ул бу күренешне комбайннар җитмәү белән бәйледер дип фаразлады. Хезмәт ресурсларын тулыландыру өчен киләсе елда шәһәр халкын һәм хатын-кызларны өйрәтү турында уйламыйсызмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына. 

«Югары уку йортын тәмамлаган белгечләргә ярдәм күрсәтү буенча министрлыкта программа эшли һәм дәвам итәчәк. Комбайннар һәм җыеп-алу турында шуны әйтергә була: быел уңыш әйбәт булды, күп массаны сугу өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк иде. Әйе, техник сораулар һәм комбайнчыларның хезмәт хакы буенча сораулар бар», – дип сөйләде Ришат Хәбипов.

Аның сүзләренчә, «Агросила» «Ак Барс» кебек зур хуҗалыкларда да комбайннарның эшләмичә торуы күзәтелгән.

«Авылда комбайнчылар бар, хезмәт хакын гына түләргә кирәк. Бу сорау буенча без эшлибез», – диде министр урынбасары. 

Ул бөртекле культураларны җыеп алу өчен быел 120 яңа комбайн сатып алынуын әйтте. «Техник мөмкинлекләр артса, уңышны тизрәк җыеп булыр. Мәсәлән, Әтнә районы бер атна-ун көндә җыя ала бит», – дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100