Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы министрлыгында аграрийлар өчен һава шартлары уңай булуын әйттеләр
Татарстанда быелгы вегетация чорында һава шартлары аграрийлар өчен уңайлы. Бүгенге көндә бөртекле культураларны җыюга республиканың барлык районнары да кереште. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 20 проценты җыелган, бу 236 мең гектар дигән сүз. 1 млн тоннадан артык ашлык суктырылган. Урып-җыю чорында явым-төшем булмау эшне яхшы темплар белән алып барырга мөмкинлек бирә. Урып-җыю чорына, якындагы айга шулай ук уңай фараз», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Министрлыкта алда торган уңыш күләмен фаразларга әле иртәрәк, дип өстәделәр.
«Быел көтелә торган уңыш күләме буенча әлегә әйтүе кыен. Урып-җыю әле башланды гына, тулаем кырларда уңыш начар түгел. Уңыш җыю эшләре ахырына якынлашканда билгеле бер нәтиҗәләрне игълан итәргә мөмкин булачак», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз