Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы министрлыгы югалган уңыш өчен түләү алу тәртибен аңлатты
Корылык аркасында Татарстанның барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аграрийларның югалган ашлык өчен кайчан түләүләр ала алачагын аңлаттылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Уңыш югалту сәбәпле Татарстан хуҗалыкларына килгән зыянны каплау мәсьәләсе көз көне хәл ителәчәк. Түләүләрне чәчүлекләрне иминиятләштергән һәм корылыктан зыян күргән аграрийлар алачак, дип хәбәр итте. республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Корылык аркасында Татарстанның барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. «Иминиятләштерелгән хуҗалыклар иминият түләүләрен алачак. Көз көне бер гектардан күпме уңыш җыеп алынганлыгы исәпләнәчәк. Шул вакытта зыянны каплау өчен исәп-хисап ясалачак», – дип аңлатты спикер.
Ленар Гарипов һава торышы шартлары аркасында авыл хуҗалыгы өчен вәзгыять катлаулы булуын билгеләде. Хәзер үк уңышның күп булмаячагы фаразлана. «Яңгырлар булмагач, игеннәр дә үсми. Майда салкыннар булу да игеннәр үсешенә зыян салды, кайберләре бөтенләй үлде. 33 мең гектар җиргә кабат чәчтеләр», – диде ул.
Шул ук вакытта министр урынбасары аграрийларның ашлама, минераль препаратлар кертүнең яңа ысулларын табып, корылык шартларында да эшләргә өйрәнүләрен әйтте. Терлек азыгына килгәндә министрлык кукуруз уңышы яхшы булыр дип көтә.
Узган ел белән чагыштырганда Татарстанда иминиятләштерелгән җирләр мәйданы 13,2 процентка, ягъни 360,3 мең гектарга арткан. Гадәттән тыш хәл программасы буенча 46,4 мең гектар көзге һәм 101 мең гектар язгы чәчүләр иминиятләштерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз