Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда чәчү кампаниясе азагына якынлаша
Татарстанда чәчү кампаниясе азагына якынлаша – бүгенге көнгә сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 99 процентына чәчелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнар башлыклары белән видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә хәбәр итте. Фикер алышуда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, барлыгы 1 миллион 726 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Кукуруз (12 мең гектар), соя (7 мең гектар) һәм карабодай (10 мең гектар) чәчү өчен генә бераз мәйданнар калган. Калган 1125 гектарда бәрәңге һәм яшелчәләр утырту дәвам итә. Республиканың 30 районы чәчү эшләрен тулысынча төгәлләгән, калган районнар якындагы 2-3 көндә тәмамлаячак. Һава торышы шартлары чәчүлекләр актив үсүгә һәм яхшы хәлдә торуга ярдәм итә, дип билгеләп үтте аграрийлар.
Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләү кампаниясе дә тиз темпларда бара. Татарстанның 37 районында инде эшкә керештеләр. 25 мең гектардан артык күпьеллык үлән һәм уҗым арышы чабылган. 90 мең тоннадан артык сенаж һәм 300 тоннадан артык печән әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз