news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Россиядә ашлык уңышы 150 миллион тоннадан арткан

Россиядә чәчүлек мәйданнарының 97 проценты эшкәртелгән инде. Бункер авырлыгында җыелган ашлыкның гомуми күләме 155,5 миллион тонна тәшкил итте. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Телеграм-каналында хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгын үстерү буенча оператив штабның чираттагы утырышында ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев сүзләренчә, барлык кыенлыкларга карамастан, агросәнәгать комплексы күрсәткече быел күпчелек юнәлешләр буенча «шактый ышанычлы».

Үзәк Россиянең һәм Идел буеның аерым төбәкләрендә кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта уҗымнар 17,7 млн гектарда чәчелгән.

Министр уңышны исәпкә алуны сыйфатлы һәм вакытында алып барырга кирәклеген, шулай ук ул «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында һәм төбәк статистика органнарында чагылырга тиешлеген әйтте.

«Моннан тыш, 2023 елның 1 гыйнварыннан ашлык эшкәртү продуктлары турында мәгълүматны кертү этабы башлана, башта теләк буенча була, ә 1 марттан - мәҗбүри.

Эшкәртүчеләргә үз вакытында яңа этапка әзерләнергә кирәк, шул ук вакытта аларның «Агроаналитика үзәге» базасында белем алу мөмкинлеге дә бар», диелгән ведомство хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100