news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыраудан зыян күргән бакчачылар өчен компенсация сораячак

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы майдагы кыраулардан зыян күргән бакчачыларга компенсация түләү үтенече белән Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәк, дип белдерде министр Оксана Лут. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бакчачылык ягыннан караганда, белгәнегезчә, федераль гадәттән тыш хәл режимы керттек һәм бакчачыларга компенсация түләү үтенече белән Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез», - диде ул, кыраудан зыян күргән бакчачыларга бәйле вазгыятьне шәрехләп.

Россиядә май башында кабат кыраулар теркәлде һәм бу кайбер авыл хуҗалыгы культураларына, шул исәптән бөртеклеләргә, җиләк-җимешкә зыян китерде.

Оксана Лут Петербург халыкара икътисади форумында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында белдергәнчә, майдагы кыраулардан 1 миллионнан артык гектарда чәчүлекләр һәлак булган, тагын 700 мең гектары зыян күргән, әмма алар барысы да диярлек яңадан чәчелгән.

Россия ашлык берлеге башлыгы Аркадий Злочевский элегрәк белдергәнчә, кабат күзәтелгән кыраулардан бертеклеләргә түгел, ә җиләк-җимеш культураларына күбрәк зыян килгән. Аның сүзләренчә, алма, җиләк һәм иртә өлгерә торган яшелчә культураларының уңышы аеруча кимиячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100