news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе: кайсы районнар алдынгы, ә кемнәр калыша?

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2026 елга яңа бурычлар билгеләде. Тармакта берничә күрсәткеч буенча алдынгы һәм артта калучы районнар, эре оешмалар өчен сөткә субсидия ни өчен сакланмавы, Татарстанның нинди күрсәткечләргә ирешүе турында - «Татар-информ» репортажында.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе: кайсы районнар алдынгы, ә кемнәр калыша?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татарстанда беренче тапкыр 400 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән»

Узган 2025 ел Татарстан өчен җитештерү мәсьәләсендә уңышлы ел булган. Бу хакта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хисап тотты.

Татарстанда 400 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 7,3 процентка артык. Республика мондый күрсәткечкә беренче тапкыр ирешкән.

«Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, гомуми продукция күләме 772 млрд сумга җиткән. Тулай төбәк продуктында авыл хуҗалыгы тармагы өлеше 7 процент тәшкил итә», - диде министр.

«Узган елда авыл хуҗалыгы оешмаларында керем 256 млрд сум тәшкил итә, үсеш 12 процент. Дәүләт ярдәмен исәпкә алып, рентабельлек 10,5 процент. Югары керемле авыл хуҗалыгы предприятиеләре 90 процент дәрәҗәсендә, бу аларның үз чыгымнарын оптимизацияли белүе турында сөйли», – диде Марат Җәббаров.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул бу сезонда да чыгымнарны киметү ягын кайгыртырга өндәде, шул ук вакытта сыйфат һәм көтелгән нәтиҗәгә омтылу зарур.

Марат Җәббаров дәүләттән ярдәм күрсәтелеп торуын әйтте. Былтыр авыл хезмәтчәннәренә ярдәмгә 20,7 млрд сум бүлеп бирелгән булган. Быел финанслау күләме артып, 27,2 млрд сумга җиткән.

Лидерлар һәм артта калучылар кемнәр?

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек, үсемлекчелек, хезмәт хакы, тулай продукция күләме буенча елдагыча районнар рейтингын төзегән. Лидер районнар арасында Кукмара, Әтнә, Балтач - беренче өчлектә. «Алар үз позицияләрен саклап килә», – ди министр. Аның сүзләренчә, алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә. «Аларның тәҗрибәсе хәзерге шартларда да үсеш мөмкинлекләре булуын раслый», – ди Җәббаров.

«Ә Спас, Зәй, Нурлат, Балык Бистәсе, Баулы районнары потенциалы рейтинг азагында гына булырлык дип санамыйбыз. Алдынгы тәҗрибәләрне карагыз, системалы эш булганда, нәтиҗәләр күпкә югарырак булырг мөмкин», – дип ассызыклап әйтте министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үсемлекчелектә төп нәтиҗәләр

2025 ел нәтиҗәләре буенча, үсемлекчелек продукциясен җитештерүдә, 2024 ел белән чагыштырганда, 15 процентлык үсеш күзәтелә. Уңай динамикага, беренче чиратта, май культуралары хисабына ирешелгән. «Беренче чиратта, югары маржинальлеккә ия культураларга игътибар бирелде. 1 млн тонна май культуралары җыеп алынды, бөртеклеләрнең уңышы гектарына 35,9 ц булды», – дип сөйләде Марат Җәббаров.

Татарстанда 2028 елда ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча еллык куәтлелеге 500 мең тонна булган завод ачылышы ниятләнә. Министр проектлау эше белән «Татнефть» ширкәте шөгыльләнүен әйтте.

«Предприятие эше өчен югары сыйфатлы ашлык кирәк булачак. Республика 1 млн тоннадан артык өченче класслы бодай җитештерүгә сәләтле – бу безнең хуҗалыклар өчен өстәмә 2 млрд сум», – дип билгеләп узды Марат Җәббаров.

Республикада узган елда 4,6 млн тонна икмәк суктырылган. Министр сүзләренчә, бодайның нибары 10 проценты – 250 мең тонна гына өченче класс категориясенә җавап биргән.

Министр әйтүенчә, чәчүлекләрнең структурасын үзгәрткән очракта, хуҗалыклар техник мөмкинлекләрен дөрес итеп бәяләргә һәм чәчүлек мәйданнарын сакларга тиеш. «Суктыру һәм киптерү комплексы куәтләре җитәрлек булмавы узган елда көнбагыш җыеп алуны вакытында төгәлләргә мөмкинлек бирмәде», – диде ул.

«Безнең бурыч – продукцияне читкә чыгаруда яңа базарлар эзләү»

Министр быел авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә игътибарны көчәйтергә өндәде.

Узган елда 371 млрд сумлык продукция эшкәртелгән. «Россия Президенты Указы нигезендә куелган бурыч үтәлсә дә, производство индексы 99,5 процент дәрәҗәсендә. Тулаем ил буенча да тискәре динамика күзәтелә», – дип, Марат Җәббаров май культуралары тармагында һәм сөт эшкәртү өлкәсендә күрсәткечләр бераз кимүен әйтте.

«Безнең бурыч – продукцияне читкә чыгаруда яңа базарлар эзләү, шул исәптән электрон сәүдәдә. Кибетләрдә республика товарлары өлеше аз, бу республикада сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлекне ныгытуны сорый, ди министр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Терлекчелектә төп нәтиҗәләр

Узган елда терлекчелек продукциясе күләме 204 млрд сумнан артып киткән. 524 мең тонна ит һәм 1 млрд 636 млн данә йомырка җитештерелгән. 2 млн тоннадан артык сөт савылган. Сыерларның савым нәтиҗәлелеге 8873 кг га кадәр арткан. Сөт җитештерү буенча Татарстан – Россиядә лидер. Министр моңа заманча сөтчелек комплексларын сафка бастыру хисабына ирешелгәнен искәртте. Былтыр гына 11 мең башка исәпләнгән 18 объект кулланышка тапшырылган. Быел 14,7 мең баш терлек сыйдырышлы тагын 19 терлекчелек комплексы төзелә.

Мөгезле эре терлек саны 9 мең башка кимесә дә, сыерлар саны 2,4 мең башка арткан. Шул ук вакытта министр 25 районда тискәре динамика күзәтелүен әйтте. Менделеевск, Сарман, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Теләче, Биектау, Лаеш, Баулы, Тукай, Бөгелмә, Нурлат, Кама Тамагы, Мөслим, Питрәч, Ютазы, Спас, Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Балык Бистәсе, Алексеевск, Апас, Зәй районнарында сыерлар кимегән. Кайбыч, Минзәлә, Әтнә районнары – сыерлар баш санын арттыруда беренче өчлектә.

Марат Җәббаров терлек азыгы үзәкләренең әһәмиятен дә әйтте. Быел яңа объект Арчада ачылган. Хәзерге вакытта Әтнә, Саба районнарында шундый үзәкләр төзелеп килә, тик республиканың 19 районында бер үзәк тә юк. Министр аларны да терлек азыгы үзәкләрен төзергә өндәде. Моның өчен ул республика бюджетыннан төзелеш чыгымнарының 30 проценты һәм вак хуҗалыклар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен төргәкләү линиясе белән җиһазлар алуга тотылган акчаның 50 проценты кайтарылуын билгеләп узды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Зур фермаларга – ташламалы кредитлар, ә вак хуҗалыкларга бер литр сөткә субсидия бирәбез»

2025 елның сентябрендә федераль министрлык, сөт өчен субсидияне кече һәм урта агробизнес вәкилләре генә алачак, дип карар чыгарган иде.

Марат Җәббаров бу мәсьәлә буенча утырышта катнашкан РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовка мөрәҗәгать итте. Татарстанның сөт җитештерүдә лидер булуын искәртте.

«Сөткә бәя кимү аркасында планлаштырылган инвестицияләр кимү куркынычы бар. Быел кереме 800 млн сумнан артык булган җитештерүчеләр сөт өчен федераль субсидия ала алмаячак. Ә күпчелек планлаштырылган проектлар алар белән бәйле. Базарда бәяләрнең теләсә нинди тибрәлешләре Татарстан аграрийларында кискен чагылыш таба. 2026 елга бу ярдәм чарасын кире кайтару мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», – диде министр.

Шул ук вакытта, Марат Җәббаров әйтүенчә, түбән бәяләр тармакка игътибарны сүлпәнәйтүдә аклау була алмый. «Киресенчә, безгә җитештерү күләмнәрен арттыру өчен төзелеш һәм модернизация темпларын саклап калу мөһим. Сөтчелек тармагы икътисады югары бәяләргә генә исәп тотмыйча, күпкә җаваплырак, профессиональ эш таләп итә», – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Роман Некрасов җавабы әлегә артык сөендерерлек түгел иде.

«Без ул субсидияләрне җитештерү күләменә, категориясенә дә карамастан, барлык сөт хуҗалыклары өчен бик теләп калдырыр идек тә... Хәзер иң кыены – кечкенә хуҗалыкларга. Зур фермаларга – ташламалы кредитлар, ә вак хуҗалыкларга бер литр сөткә субсидия бирәбез. Хәзерге шартларда алар ярдәмгә мохтаҗ. Бюджет белән вазгыять үзгәргәч, башка категорияләр өчен дә кире кайтарачакбыз», – дип өметләндерде Роман Некрасов.

Ул үзкыйммәт белән даими эшләргә кирәклегенә басым ясады. «Үз чыгымнарың белән идарә итсәң, үсәсең, яңа базарга чыгасың, башка илләр белән экспорт өчен көндәшлек тә итәчәксең», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Без урыннарда булдыклы кешеләр эшләвен күрәбез»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада аграр тармак үсеше өчен тырышлык куйган авыл хезмәтчәннәренә, фермерларга, инвесторларга, ташламалы бәядән ягулык белән тәэмин итүче оешмаларга башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Без урыннарда булдыклы кешеләр эшләвен күрәбез», – диде. Моны ул «Казан Агро 2026» күргәзмәсендә күргәннәреннән дә чыгып әйтте. Фермерларның төрледән-төрле продукция җитештерә белүен мактап телгә алды.

Рөстәм Миңнеханов министрлык эшенә уңай бәя биреп, үсемлекчелек, терлекчелек, генетикада иң заманча технологияләр кертелүне министрлыкның олы хезмәте дип атады. «Марат Азатович та (Җәббаров – Т.И. иск.) яхшы эшли. Марат Готович (Әхмәтов – Т.И. иск.) яхшы нигез салып китте. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бу эшне дәвам иттерү кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикага федераль үзәктән системалы ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган зур проектларда Татарстан катнашуын искәртте.

«Бәлки, кайвакыт безнең ихтыяҗлар кабул ителә торган карарлар белән тәңгәл килеп бетмидер, ләкин безне ишетәләр. Без үз мәнфәгатьләребез сагында каты торабыз, яклыйбыз. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән мөнәсәбәтләребез яхшы», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot